Балык бистәсе районы Корноухово авылында әбиләр ярышты
Мәдәният

Балык бистәсе районы Корноухово авылында әбиләр ярышты

Һәрбер ел фасылының да үзенә күрә бер матурлыгы булган кебек, кеше гомернең һәр чоры да үзенчә гүзәл һәм кабатланмас. Һәр ел саен Татарстаныбызда өлкәннәр ункөнлеге үткәрелә.

Без - мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге олуг бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алабыз, дисәк тә һич тә арттыру булмас. Чөнки нәкъ менә махсус өлкән буын өчен әзерләнгән бәйрәм чараларыбызда, чәй өстәлләре артында әби-бабайларыбызның төпле фикерләрен тыңлау, ихлас рәхмәт сүзләрен ишетү күңелгә әйтеп бетермәслек рухи азык бирә.

Без - Корноухово мәдәният йорты хезмәткәрләре һәр елны өлкәннәребеә өчен әзерләнгән бәйрәм чараларыбызның юнәлешләрен кызыклырак итәргә тырышабыз. Менә быел да бәйрәм чарасы үзгә узды. Без сөекле гүзәл затларыбызны "Ягез әле, әбиләр!" дигән бәйге кысаларында сынап карамакчы булдык. Әбиләребез әлеге бәйгедә катнашырга бик теләп ризалаштылар. Әби титулына ия булган авылдашларыбыз бәйгеләрдә бер дә югалып калмадылар: узыша-узыша такмаклар да башкардылар, бишек җырларын искә төшерделәр, гәүдәнең төрле әгъзалары авыртканда дәвалау өчен кулланыла торган халык чаралары белән уртаклаштылар, төрле милләт вәкилләренең биюләрен дә башкардылар, күзләрен бәйләп, рәсем дә ясап күрсәттеләр. Бәйрәмнең "Иң тормыш җанлы әби" исеменә Рәшидә Мирзина лаек булды, ә "Иң сылу әби" титулын Сания Касимова яулады. "Иң ягымлы әби" һәм "Иң әйбәт әби" исемнәрен исә Татьяна Бакирова белән Александра Фомина бүлеште. Ольга Галаутдинова, Рәмзил Мирзин һәм мәдәният йорты хезмәткәрләренең дәртле чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Бәйрәм җыр -биюләр белән үрелеп, чәй өстәле артында дәвам итте.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА


Нет комментариев