Кичә Татарстан матбугаты туган көнне Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында журналистларның Х1Х нчы "Бәллүр каләм" конкурсына йомгак ясалды.
Әлеге дәрәҗәле конкурста газетабызның әйдәп баручы журналистыбыз Гөлназ Зарипова " Тема җирле, осталыгы башкаланыкы" номинациясендә җиңү яулады.Ул Дипломга, премиягә һәм "Бәллүр каләм"гә ия булды. Каләмдәшебезне әлеге олы җиңүе белән котлыйбыз, аңа алга таба да иҗат уңышлары теләп калабыз. Газетабыз җурналистлары арасында Гөлназ дүртенче булып " Бәллүрле" булды. Моңа кадәр бу бүләккә Вазыйх Фатыйхов, Рәсимә Гарифуллина, Вячеслав Родионов лаек булган иделәр. Ә Сиринә Мөхәммәтҗанова әлеге конкурсның "Дебют" номинациясендә җиңүгә ирешкән иде.
Нет комментариев