Балык Бистәсе районы фольклор ансамбльләре уңышы
Мәдәният

Балык Бистәсе районы фольклор ансамбльләре уңышы

Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә "Этномириада" Халыкара конкур-фестивале булып узды.

Анда Татарстан, башкортстан, Мари-Эл, Чувашстан һәм башка регионнардан чыгыш ясадылар. Әлеге конкурста безнең районның талантлары да катнаштылар һәм алдынгы урыннар белән кайттылар. Лариса Кибякова җитәкчелегендәге "Алан" балалар фольклор ансамбле (Алан Полян авылы) һәм Алсу Алмиева җитәкчелегендәге "Асылъяр" балалар фольклорный коллективы (Олы Елга авылы) өченче дәрәҗә дипломга ия булдылар. Венер Мөбәрәкшин җитәкчелегендәге "Рәйхан" курайчылар ансамбле Дипломант булды. Тагын бер шатлыклы хәбәр, "Алан" ансамле Кырым республикасында үтәчәк "Алтын мәйдан" конкурс-фестиваленә чакыру алды.

Фото vk.com


Нет комментариев