Олы Мәшләк авылы мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре өлкәннәрне чираттагы бәйрәмгә дәштеләр.
Чараның монысы көзге муллык шатлыгын бергәләп уртаклашуга багышланган иде. Бәйрәмдә , нигездә, Югары һәм Зур Мәшләк авылларыннан өлкән әбиләр җыелды. Алар алдан оештыручылар әзерләгән көзге күргәзмә белән таныштылар. Аннан кичә өлкәннәр кулына күчә барды: җырлы- биюле уеннар оештырылды, бәйгеләр үтте. Соңыннан чара көзге уңышларга тулы тәм-томнар белән чәй табыны артында дәвам итте.






Нет комментариев