Балык Бистәсе мәдәният йортында “Татар егете” бәйгесе узды (+фото)
Әлеге бәйгедә 15 яшьтән 25 яшькә кадәрге егетләр катнашты.
Тугыз авылдан һәм берсе үзәктән булган 10 егет көч сынашты бу көнне. "Мин татар милләтеннән" исемле биремдә егетләр бик оста, тапкыр җаваплары белән шаккатырдылар. "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс" биреме иң мавыктыргычы булгандыр, минемчә. Слайд аша кулдан ясалган әйберләрнең төзелешен күрсәтеп аңлаттылар, һәм залга әзер ясалмаларын алып чыктылар егетләр. Соңгысы сәнгать белән бәйле осталыкларын күрсәтү иде. Кемдер биеде, җырлады, шигырь сөйләде, гитарада уйнаучы, театр күрсәтүчесе дә булды.
Гөлназ Зәрипова.
Тулырак язмабызны газетабызның алдагы саннарыннан укый аласыз.
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев