Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Балык Бистәсе мәдәният йортында районның сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр отчет концерты белән чыгыш ясадылар (фотолар)

Шушы көннәрдә Балык Бистәсе мәдәният йортында районның сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр отчет концерты белән чыгыш ясадылар.

Традиция буенча алар ел саен шундый җыр-биюле тамаша оештыра киләләр. Даны еракларга таралган, дәрәҗәле җиңүләре белән еш шатландырып торган мәктәп коллективының быелгы казанышларын күзәтми мөмкинме соң? Быелгы «Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваленьдә иң югары бүләккә - Гран-прига лаек булган «Рапсодия» бию төркеменең чыгышын карар өчен генә дә килерсең әлеге тамашага! Бу юлы зал шыгрым тулы иде. Тамашачы бу кичтә хор, вокал, театр сәнгате буенча, гитара һәм курайчылар ансамбльләре чыгышыннан ихлас канагәть калды. Рәсем сәнгате классына йөрүчеләр исә мәдәният йорты каршында үз куллары белән «дөньяга тудырган» сәнгать әсәрләреннән күргәзмә оештырдылар. Шунда ук мастер-класс та күрсәттеләр. Бу кичтәге тамашаны кылганнан соң, ирексездән, сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр һәм дә аларга дәрес бирүчеләр бөек шәхесебез, композитор Фәтхерахман Әхмәдиев ядкаренә тугры кала киләләр диеп уйларга мәҗбүр буласың.
Гөлназ Зарипова.




























































Фотолар www.culturefish.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев