Без - Корноухово авылы үзешчәннәре әле күптән түгел генә ут күршеләребез булган Олы Әшнәк авылында "Җыр керсен күңелгә" дип исемләнгән концерт программабыз белән кунакта булып кайттык.
"Молоток" бию түгәрәгенә йөрүче кызларыбыз - Валери Давыдова белән Регина Галаутдинованың дәртле биюләре, Айрат Хәбибуллин, Любовь Михайлова, Фирдания Сабированың күңелләргә үтеп керерлек җырлары һәм Рәшидә Мирзина белән Гүзәл Хәбибуллинаның көлкеле скетчлары, нәни ктнашучыбыз Гадел Хәбибуллин белән Гүзәлия Бәдретдинованың берсеннән-берсе мәгънәле "шигъри күчтәнәчләре" белән үрелеп барган концертыбызның, тамашачыларның көчле алкышларына күмелеп үтеп киткәне сизелмичә дә калды. Тамашачыларның концерттан соң яныбызга килеп, мактау һәм рәхмәт җиткерүләре йөрәкләргә сары май булып ятты. Йөрәк җылыбызны биреп әзерләгән концерт программабыз әшнәклеләргә ошагандыр, һәм дә аларның күңелләрендә озак сакланыр дип ышанып каласы килә. Киләчәктә дә шулай дус-тату булып, уйнап-көлеп, җырлап-биеп яшәргә язсын!
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.
Мәдәният йорты мөдире.



Нет комментариев