Көне буе яңгыр яудырган кара болытлар арасыннан, ниһаять, кояш чыкты. Кургаш болытлар, әйтерсең лә, балалар бәйрәме икәнлеген белгән дә, кояшка үзенең нурлары белән бәйрәмгә җыелган балаларның күңелен күрергә рөхсәт биргән.
Чыннан да, көне буе елак көнне тәрәзәдән генә күзәтеп утырган балаларга бәхет елмайды бу көнне. 1 нче июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Корноухово мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм "Теремок" балалар бакчасы белән берлектә үткәрелгән "Һәрвакыт булсын балалар!" дип исемләнгән чарага килгән һәркемнең йөзендә елмаю, күңелләрендә шатлык иде.
Гүзәл Хәбибуллина.
(Язманы тулысынча газетадан укый аласыз)
.jpg)

.jpg)




Нет комментариев