Балык Бистәсе Корноухово авылы балалар бакчасында  нинди чара уздырганнар
Мәдәният

Балык Бистәсе Корноухово авылы балалар бакчасында нинди чара уздырганнар

7 нче апрель Дөньякүләм сәламәтлек көне буларак 1948 нче елдан бирле үткәрелеп килә. Бу көнне иң кискен торган авыруларга зар игътибар бирелә, сәламәт яшәү рәвеше пропагандалана.

Боларның барысын да истә тотып, Корноухово авылы "Теремкәй" балалар бакчасында мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Әгәр сәламәт буласың килсә..." дип исемләнгән бик матур чара үткәрелде. Әлеге чара спорт бәйрәме буларак, аның максаты да балаларда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, төрле уеннарга, гомумән, спортка мәхәббәт уятуга багышланган иде.

Гүзәл Хәбибуллина.

Тулырак газетабыздан укый аласыз.


Нет комментариев