Агымдагы ел район халык театры өчен янә бер уңыш, сөенеч китерде.
Ноябрь азагында "Идел-йорт" XV төбәкара фестивале финалга узган театр коллективларын кабат сәхнәгә күтәрде. Алар арасында режиссер Рифхәт Галиев җитәкчелегендәге халык театры булуын газетабыз аша хәбәр иткән идек инде. Һәм менә яңадан сөенечле яңалык килеп иреште: әлеге фестивальдә безнекеләр II дәрәҗә лауреат Дипломы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан 75000 сумга сертификат белән бүләкләнгәннәр. "Узган ел да шушы биеклектә идек. Быел да сынатмадык. Спектакльдә катнашкан һәр артистның иҗади җимеше, уңышы бу. Мин һәркайсына да чиксез рәхмәтлемен",-ди режиссер, шатлыгы белән уртаклашып.
Без дә, үз чиратыбызда, театр коллективын ихластан котлыйбыз һәм киләчәктә яңадан-яңа уңышлар, иҗат ялкыны телибез.
Фәрваз Кәюмова.
Автор фотосы.
Нет комментариев