Безнең Балыклы-Чүкәй авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә барлык авыл халкы игътибарына , Экология елы буларак "Сыерчыкларга-ипотека" дип исемләнгән конкурс игълан ителгән иде.
Конкурста авыл халкы бик теләп катнашты һәм 1 нче урынны оста кулыбыз, авылдашыбыз Мустафин Фәрит яулады һәм ул тиешле бүләген алды. Һәрбер ояны хуҗасы үзенең йорт тирәсенә урнаштырды. Без дә әз генә булса да табигатьне яклау, саклау да үз өлешебезне керттек дип саныйбыз. Киләчктә барлык авыл халкы белән бу җирлектә игълан ителгән "Чисталык-безнең киләчәгебез"икеайлыгында катнашачакбыз.
Индира Илалова.
Балыклы Чүкәй авыл китапханәчесе.
Нет комментариев