Авылларны мәктәп, мәдәният йорты, китапханәдән башка күз алдына да китереп булмас иде. Бер-берсенә бәйләнгән әлеге учреждениеләр авылның җаны дияр идем мин.
Олы Кульга авылына килгәч тә җирлек бинасына урнашкан китапханәгә кердем. Биредә шактый еллар инде китапханәче булып Галина Морозова эшли. Киштәләрдәге тематик итеп тезелгән китаплар, пөхтәлек һәр китапханәчегә хас сыйфатлар. Укыйм дисәң нинди генә китап юк та, танышыйм дисәң газета-журналлар төрлелеге күп. Өстәлдәге "Ватаным Татарстан", "Вечерняя Казань", "Республика Татарстан" газеталары, "Ялкын", "Сөембикә", "Казан утлары" журналының яңа саннарына күзем төште.
-Матбугат белән танышырга күбрәк өлкән буын килә,-ди Галина Морозова кызыксынулы карашымны күреп. -Яңа китаплар еш кайта. Барлыгы 12 мең китап исәпләнә. Уку-укыту өчен кирәкле дәреслекләр, педагогика, тәрбия басмалары, медицина, авыл хуҗалыгы, спорт, аш-су серләре, тарих, мәдәният-җаның ни тели, барлык юнәлешләр буенча да китаплар бар бездә.
Аның шулай үз эшенә мөккибән китеп сөйләвен тыңлавы да рәхәт.
-Геннадий Терехин, Гөлназ Хөснетдинова, Татьяна Лазарева китапханәгә иң күп йөрүчеләр. Һәр бәйрәмне китап сөючеләр белән билгеләп үтәргә тырышабыз. Өлкәннәр белән "Очрашу клубы" да эшләп килә. Анда менә шушындый кул эшләнмәләрен дә үрәбез,-ди ул, вазага куелган роза, лилия чәчәкләрен күрсәтеп.
Ирексездән, район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Рәүфә Кадыйрованың Галина Морозова хакында әйткән сүзләре исемә төште: "Югары белемле, үз эшенең остасы, талант иясе ул".
Әнә шулай булган мөмкинлекләре белән мәдәни чаралар үткәрә китапханәче. Моннан тыш биредә компьютерлар ярдәмендә электрон түләүләр дә башкарыла. Документларның күчермәләрен чыгару, укучыларга рефератлар, презентацияләр эшләү мөмкинлекләре дә бар.
Тик китапханәнең проблемалары да юк түгел. Язын, көзен яңгыр яуганда түшәмнән берөзлексез аккан су китапханәченең үзәгенә үткән "иң авыртулы җир". Дөрес, хәл ителмәслек мәсьәлә түгел бу. Якын вакытларда мәсьәләнең уңай хәл ителеренә ышана ул. Ни әйтсәң дә, авыл китапханәсе халыкка төрле яклап белем бирү, мәдәни-агарту эшләре алып баручы үзәк. Аның ишекләре һәрвакыт ачык, ул бүген дә үз укучыларын каршылый.
Фәрвәз Каюмова.
Нет комментариев