Габдулла Тукай портреты, чәчәкләр, иллюстрацияләр белән бизәлгән район үзәк китапханәләр залы беренче караштан ук биредә чын шигырь укучылар бәйгесе булуын искәртте.
«Апрель җитсә исемеңне җырына куша тургай"-Тукайның 130 еллыгына багышланган кичә әнә шулай исемләнгән иде. Шигъриятле апрель ае китап сөючеләрне, әлбәттә, һәркайда да колач җәеп каршылый. Ә инде аның китапханәдә үтүе бөтенләй башкача, чөнки бу китаплар иле һәм аның "казанында" укучылар белән бергә китапханәчеләр дә кайный.
Бәйрәмне әйдәүче китапханәче Фәүзия Хөсәенова әзерләгән. Шагыйрьнең бәләкәй Апуштан бөек Тукайга кадәр үтелгән юлын залдагылар тын да алмый тыңлады дисәм дә, һич арттыру булмас. Алып баручының тыныч сөйләм авазы һәркемне үзенә каратты. Бәйге башланып үз чыгышын көтүчеләргә дә күчте әлеге күңел халәте. Шуңа да бернинди кабалану, дулкынланулар булмады.
Конкурста катнашкан район үзәге гимназиясе һәм 2 нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары, "Агротехникум"да белем алучылар кызлар--барысы да бәйгегә ныклап хәзерләнгәннәр. Гимназиянең курчак театры Тукайның "Шүрәле"сен сәхнәләштерүе игътибарга лаеклы.
Фәрвәз Каюмова.
Автор фотолары.
Тулырак язманы гәҗитебездә укыгыз.
Нет комментариев