Россия Федерациясендә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан, басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына игътибарны арттыру максатыннан, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты республикабыз районнарында «Китап бәйрәме» дип аталган әдәби-мәдәни чаралар циклын уздыра.
Бу бәйрәмдә танылган язучылар, шагыйрьләр белән очрашу, аларның китаплары буенча фикер алышу, автограф-сессия, төрле уеннар, яңа китаплар белән танышу һ.б кызыклы чаралар көтә.
Чираттагы «Китап бәйрәме» 2015 елның 5 августында Балык Бистәсендә уздырыла.
Чарада Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның, язучы Дания Гайнетдинованың, шагыйрь Ленар Шәехнең катнашуы көтелә.
Тантана Балык Бистәсе үзәк китапханәсендә иртәнге 10 сәгатьтә башлана.
Керү ирекле. «Китап бәйрәме»нә рәхим итегез!
Фото: http://www.prest.no
Нет комментариев