Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

15 февраль-татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көне

Быел татар халкының каһарман улы, Муса Мостафа улы Җәлиловның 110 яшьлеген билгеләп үтәбез. Аңа 1956 елда Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул шулай ук әсирлектә язган "Моабит дәфтәрләре" җыентыгы өчен Ленин премиясенә лаек була.

Бөек Ватан сугышы без яшәгән дәвернең иң дәһшәтле вакыйгасы, халыклар өчен иң зур сынавы булды. Анда дистәләгән илләр катнашты, миллионлаган кешеләр шәһид китте, тиңдәшсез батырлыклар күрсәтте. Шул каһарманнарның иң алгы сафында татар халкының сөекле улы Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре. Күпләр ул сугышта үзләренең шәһид киткәннәрен тоймый да, белми дә калганнар. Муса һәм аның көрәштәшләре шәһид буласыларын алдан белгәннәр. Әмма исән калырга мөмкинлекләре булып та, дошманга бирелмичә шәһид киткәннәр. Алар соңгы сулышларынача, соңгы тамчы каннарына кадәр халкыбызның азатлыгы өчен көрәшкәннәр. Җәлилчеләр батырлыклары белән бөтен дөнья халкын таң калдырдылар. Татар дигән батыр халыкның барлыгын барлык кыйтгаларга таныттылар.
Мусага, аның көрәштәшләренә каян килгән соң шул кадәр рухи көч, пәйгамбәрләр түземлеге. Иманы нык булган каһарманнар гына Ватаны, халкы өчен үзен фида кылырга сәләтле була инде. Адәм баласы якты дөньяга иман белән туа. Ә ахирәткә я иманлы булып, яки имансыз булып китә. Бу кадәресе тәрбиядән тора инде. Мусаларның балачагы, яшьлеге ислам тәрбиясендә, мәдрәсәләрдә белем алып, Коръән, намаз укып үтә. Шагыйрьнең әнисе Рәхимә мулла кызы була. Муса үзе Оренбург шәһәрендәге "Хөсәения" мәдрәсәсендә тәрбия ала.
Мусалар үлем җәзасы көтеп утырган камерага кулына Коръән тотып Госман хәзрәт керә. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре уң кулларын Коръәнгә куеп якты дөнья белән бәхилләшәләр.
Безнең бурыч-халкыбызның азатлыгы, иминлеге өчен гомерләрен биргән шәһидләрнең рухына дога кылу, яшьләребезне алар мисалында илебезне якларлык намуслы, иманлы кешеләр итеп тәрбияләү.
Шириаздан хаҗи Гарипов.
Фото: http://trtworldmedia.trt.net.tr/Files/UploadedImages/3765977455300px.jpg?width=620&q=635596055075300000

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шагыйрь герой