Районыбыз хужалыклары кышлату чорына мул, сыйфатлы терлек азыгы әзерләүгә “җиң сызганып” керештеләр.
Күпчелек хуҗалыкларда аяз, кояшлы көннәрнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга омтылалар. Габдриев, Галәветдинов крестьян-фермер хужалыкларында күпьеллык үлән участокларының яртысыннан артыграгын печәнгә чаптылар. “Кама-Агро”, “Азык-төлек корпорациясе», «Урахча», “Масловский”, Габдриев хуҗалыкларында печән әзерләү оешкан төстә бара. Алар барлыгы 470 тоннадан артык яхшы сыйфатлы печән әзерләргә өлгерделәр инде. “Азык-төлек корпорациясе” хезмәтчәннәре беренчеләрдән булып сенаж салуга керештеләр. “Кулон-Агро” җәмгыятләрендә, терлек азыгы әзерләү оешкан төстә бара.
Шул ук вакытта терлек азыгы әзерләүгә керешмәгән хуҗалыклар да бар. Ә хәзер күпьеллык үләннең витаминнарга иң бай вакыты бит. Аны кулдан ычкындырмаска кирәк ләбаса.
Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев