Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Медицина

Табиб ишеге төбендәге су буе чиратлар бетәчәк

Медицина өлкәсендә еш яңгыраган проблемаларның берсе - тиешле белгечләргә эләгә алмау. Табиб ишеге төбендә, гадәттә, су буе чират. Бу мәсьәләне хәл итү максатында, электрон чиратны уйлап таптылар.

Хәзер табибка Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, электрон чират терминаллары, «Электрон Татарстан» инфоматлары, мобиль кушымта аша да язылырга мөмкин. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кешеләр күбесенчә электрон чират терминалыннан файдалана икән. Бу хакта Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.

Әйтик, Республика клиник онкологик диспансерында лаборатор һәм диагностик тикшерүләргә быелның ике аенда гына да 320 мең тапкыр язылганнар. Табибка электрон язылу халык арасында иң кирәкле хезмәтләрдән санала. Былтыр республикада бу хезмәттән 11,4 миллион тапкыр файдаланганнар.

http://www.shahrikazan.com

фотоkozhuhovo.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев