Сәламәт булам дисәң  гигиена сакла!
Медицина

Сәламәт булам дисәң гигиена сакла!

 Үзебезне грипп, ОРВИ, шул исәптән коронавирус инфекциясеннән ничек сакларга? Әлеге сорау белән без район үзәк хастаханәсенең табиб-инфекционисты Ринат Гыйниятуллинга мөрәҗәгать иттек.

 -Коронавирус - бүген дөньяда үзәк проблемаларның берсенә әверелде. Аның төп билгеләре – тән температурасы күтәрелү, тир бүленеп чыгу, баш авырту, баш әйләнү, хәлсезлек, күңел болгану, тамак төбе авырту, эч китү, косу һәм башкалар.

Вирус  көнкүреш контакт (куллану әйберләре) һәм һава (йөткерү, төчкерү, сөйләшү) аша кешедән кешегә күчәргә мөмкин. Авыру кеше коронавирусның  төп чыганагы булып тора.

Ул тирә-юньдә тотрыклы түгел, дезинфекция чаралары белән юкка чыгарыла, 37 градус җылыда 10-15 минутта үлә, 56 градус салкында җимерелә.

Шәхси гигиенаны саклау профилактиканың төп чарасы булып тора. Җәмәгать урыннарында, транспортта булып, офис техникалары белән эш иткәннән соң ризык әзерләү һәм ашар алдыннан  кулларны сабын белән  юарга кирәк. Су белән сабын булмаган очракта башка төрле дезинфекцияләү чаралары һәм бер тапкыр кулланыла торган юеш салфеткалар кулланырга мөмкин.

Эш бүлмәләрендә, фатирларда, йортларда су белән җыештыру эшләре башкарырга кирәк.

Кеше күп җыелган җәмәгать урыннарда, транспортта барганда, авырулар белән аралашканда  маскалар куллану зарур. Аны ике сәгатьтән алыштырырга кирәк. Кулланганын кайнар суда дезинфекцияләргә, яисә үтильләштерергә  тәкъдим ителә.

Авыруның беренчел билгеләре ачыклануга башка кешеләр белән аралашуны киметеп, өйдә торырга һәм медицина ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Йөткергәндә, төчкергәндә авызны һәм борынны бер тапкыр кулланыла торган юеш салфеткалар белән каплап, соңгыларын ахырдан юк итәләр. Авыру очракларын шулай ук халык күп җыела торган урыннарга  барудан тыелып торып та киметеп була. Сәламәт яшәү рәвеше организмның  инфекциягә каршы тору көчен арттыра. Туйганчы йоклап, дөрес  туклану, физик активлык та булыша.

Үзегезнең, якыннарыгызның сәламәтлегенә кайгыртучанлык күрсәтегез. Алардан профилактика һәм гигиена чараларын үтәүләрен таләп итегез, вакытында сәламәтлек саклау учреждениеләренә мөрәҗәгать итегез.

Коронавирус инфекциясенә профилактикага кагылышлы мәсьәләләр буенча «Кайнар линия» телефоннары:

«Роспотребнадзор»ның  Татарстан Республикасы буенча идарәсе  - 8 (843) 296-02-24; 

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы - 8 (843) 231-20-70.

 

Таңсылу Минһаҗева язып алды.

 

ftimes.ru

 


Нет комментариев