Район табиблары фикер алыштылар
Медицина

Район табиблары фикер алыштылар

Узган атна ахырында район үзәк хастаханәсенең киңәшмәләр залында күрше Алексеевск, Әлки, Спас, Норлат, Чистай районнарының дәвалаучы табиблары катнашында зона семинары булды.

Аны "Ак барс Мед" иминият компаниясенең район филиалы оештырды. Семинарда бүгенгесе көнне халык арасында аеруча киң таралган шикәр диабеты авыруын ачыклау һәм дәвалау үзенчәлекләре турында, халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын тикшерү эксперты Людмила Куршакова белән хирургик авыруларны тикшерү буенча эксперт, доцент Шәүкәт Курмаев чыгышлары тыңланды. Соңыннан алар медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү һәм дәвалауның эффектлылыгы турында фикер алыштылар, бик күп сорауларга төпле җавап бирделәр.

Идрис Аметов.

Автор фотосы.


Нет комментариев