Мансур Китаев: «Авыруларны иртә ачыклап дәваларга тырашабыз»
19 июнь - Медицина хезмәткәрләре көне. Ак халатлы шәфкать ияләренең һөнәри бәйрәме алдыннан газета хәбәрчесе район үзәк больницасының баш табибы Мансур Китаевка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
- Мансур Рәфәгатович, соңгы елларда үзәк больницаның, районның башка дәвалау учреҗдениеләренең материаль-техник базасын ныгыту юнәлешендә нәрсәләр эшләнде?
- Район башлыгы Илһам Валеевның ярдәме, теләктәшлеге белән район үзәк больницасының материаль- техник базасы елдан-ел ныгытыла. Узган ел «Доступная среда» программасы кысаларында неврология бүлегенең бер палатасы төзекләндерелде, стационарга керү группасы, инвалидлар өчен санитар-гигиена бүлмәсе реконструкцияләнде. Бәтке, Кече Әшнәк авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеп файдалануга тапшырылды. Котлы Бөкәш амбулаториясе, өч ФАП ремонтланды.
-Ә табиблар белән тәэмин ителеш ни дәрәҗәдә?
-Балык бистәсе үзәк больницасында 430 медицина хезмәткәре исәпләнә. 11 врачыбыз югары квалификацион категориягә ия. 8 врач беренче квалификацион категорияле. 3 медицина фәннәре кандидатыбыз бар. Ике врачыбыз Татарстан Республикасының атказанган врачы исемен йөртә, дүртесе сәламәтлек саклау отличниклары. Президент программасы буенча анестезиолог-реанимотолог һәм хирургны эшкә алдык. Дәүләт торак фонды белән торак алу буенча килешүләр төзелде. Соңгы өч елда барлыгы 12 табиб эшкә килде.
- Соңгы елларда диспансеризациягә зур игътибар бирелә. Аның нәтиҗәләренә дә тукталмассызмы?
- Бик күп инфекцион булмаган авыруларны вакытында ачыклауда диспансеризациянең әһәмияте бәяләп бетергесез. 2015 елда пландагы 4620 кеше урынына 4641 кеше диспансеризация узды. Шуларның 1089ы диспансеризациянең икенче этабына җибәрелде. Барлыгы 850 авыру ачыкланды.
- Демографик күрсәткечләр буенча хәлләр ничек?
-2015 елда районда үлүчеләр санының кимүе күзәтелде. Шул исәптән кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр азайды. Онкологик авырулардан үлүчеләр дә берникадәр кимеде. Бу билгеле бер дәрәҗәдә үлемгә илтә торган авыруларны иртә ачыклап, дәвалау нәтиҗәсе дә.
- Белгәнемчә, сезнең коллективта спорт белән шөгыльләнүгә зур игътибар бирелә. Шул рәвешле үз үрнәгегездә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйсызмы?
- Әйе, районның спорт тормышында актив катнашабыз. Башлык Кубогына үткәрелгән футбол, волейбол ярышларында беренче урынны алдык. Медицина хезмәткәрләренең республика Спартакиадасының зона ярышларында-беренче, финалда икенче урынны яулауга ирештек.
-Әңгәмәбез ахырында, киләчәккә план-бурычларыгыз белән дә таныштырыгыз инде.
- Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының медицина учреждениеләре эшчәнлеге рейтингында күрсәткечләребезне берникадәр яхшыртып, 14 урынга күтәрелдек. Алга таба медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын, төп демографик күрсәткечләрне тагын да яхшырту бурычы тора. Аерым алганда, авыруларны беренчел стадиясендә ачыклау, үлем дәрәҗәсен киметү юнәлешендә профилактик эшне көчәйтәчәкбез. Диспансер исәпкә алынган авырулар белән дәвалау-профилактикалау эшен камилләштерү дә сорала. Шулай ук район үзәк больницасының материаль-техник базасын алга таба ныгытуга зур игътибар бирәчәкбез.
Форсаттан файдаланып, барлык медицина хезмәткәрләрен, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән кайнар котлыйм. Игелекле эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телим.
Әңгәмәне газетага Илгиз Җамалиев әзерләде.
Фото: fito-spray-shoper.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев