Инсульт белән Халыкара көрәш көне кысаларында  Котлы Бөкәш табиблык амбулаториясендә профилактик чаралар үтте
Медицина

 Инсульт белән Халыкара көрәш көне кысаларында Котлы Бөкәш табиблык амбулаториясендә профилактик чаралар үтте

Юнәлешле тикшерүләр

 Инсульт белән Халыкара көрәш көне кысаларында район хастаханәсе табиблары Казан шәһәренең “Регионара клиник-диагностика үзәге” һәм “7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе” белгечләре белән берлектә Котлы Бөкәш табиблык амбулаториясендә профилактик юнәлештәге чаралар үткәрделәр.
 Котлы Бөкәш һәм янәшәдәге авыллар халкына лекцияләр укылды, видеороликлар күрсәтелде. Чарада катнашучылардан кан анализлары алынды, аларның артериаль басымнары үлчәнде, хирург, невролог, уролог, эндокринолог һәм башка юнәлештәге табиблар консультацияләр үткәрделәр.   


Нет комментариев