Балык Бистәсенең  “Ашыгыч ярдәм” бүлеге  63 чакыру кабул иткән
Медицина

Балык Бистәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлеге 63 чакыру кабул иткән

Бәйрәм вакытларында хастаханәнең "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең гадәти көнгә караганда күбрәк булуы берәүне дә гаҗәпләндермәс иде. Сабантуй көннәрендә дә "чакырулар" шактый булган. "1-2 июль көннәрендә барысы 63 кешегә ашыгыч ярдәм күрсәтелде. Сабантуй ярышларында катнашып җиңелчә травмалар алган, шул ук вакытта кабырга сыну, кул буыннары чыгу кебек очраклар...

Бәйрәм вакытларында хастаханәнең "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең гадәти көнгә караганда күбрәк булуы берәүне дә гаҗәпләндермәс иде. Сабантуй көннәрендә дә "чакырулар" шактый булган.

"1-2 июль көннәрендә барысы 63 кешегә ашыгыч ярдәм күрсәтелде. Сабантуй ярышларында катнашып җиңелчә травмалар алган, шул ук вакытта кабырга сыну, кул буыннары чыгу кебек очраклар да булды. Барысына да вакытында тиешле ярдәм күрсәтелде. Район үзәк Сабантуенда исә "Ашыгыч ярдәм" машинасында табиб белән шәфкать туташы кизү торды",-дип хәбәр итте безгә район хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлеге өлкән шәфкать туташы Сәрия Садыйкова.

фотоMiac58.ru


Нет комментариев