Уңда- якташыбыз Альбина Захарова Балык - Бистәсе районы Казак - Чаллысы авылында туып - үскән, Захарова (Харитонова) Альбина Алексей кызы, хәзерге вакытта Яшел Үзән районы Осиново бистәсе Карпов В.В.исемендәге лицейда татар теле һәм әдәбиятын укыта.
Телебезгә һәм мәдәниятебезгә, гореф - гадәтләргә карата төрле милләт балаларында мәхәббәт һәм хөрмәт уятырга тырыша ул. Лицейда дистәдән артык милләт балалары белем ала. Альбина күптән түгел генә " Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде.Ул моңа кадәр дә республикакүләм бәйгеләр җиңүчесе булган иде.Аңа алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-Һәр башлаган эшемдә, Аллага шөкер, әти - әнием, тормыш иптәшем, балаларым һәрвакыт ярдәм итеп, булышып яшиләр. Алга таба да, Аллаһы Тәгалә саулыктан аермасын иде, сөенеп - шатланып яшәргә, тырышып эшләргә язсын иде,-ди ул.
Түбәндә Альбина Захарова иҗат иткән иткән шигьри юлларны да сезнең игьтибарга тәкьдим итәргә булдык:
Уйланыйкчы әле, кешеләр!
Яланаяк яшел чирәмнәрдә
Бала - чага уйный, күңел ача.
Нәрсә кирәк адәм баласына?
Бу дөньяда тынычлык һәм дуслык булса.
Челтерәп акса саф һәм чиста чишмә,
Игенчеләр җәй җитүгә иген иксә.
Кешелек бит бар нәрсәдән мәхрүм кала,
Җир йөзенә әгәр кара афәт килсә.
Күк йөзенә иңсә кара болыт,
Таң атмаса алсу, матур булып.
Әниләрнең күңеленә сагыш тулса,
Бала-чага туктап калыр тынып.
Шаулап торган кырлар бушап калса,
Хәтфә урман җырлап шауламаса.
Күк йөзендә очкан җырчы кошлар
Безгә моңлы җырын җырламаса.
Кирәк микән безгә андый тормыш?
Уйланыйкчы әле, кешеләр!!!
Матур тормыш төзеп калдыра алсак,
Киләчәктә дәвам итәрләр.
Нет комментариев