Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

" Теремок" кемгә серен ачты бу көн? ( фотолар)

Кешенең иң зур байлыгы - аның сәламәтлеге. Һәркемнең сау-сәламәт булуы бик күп кенә факторларга бәйле. Шулар арасыннан иң мөһим факторларның берсе - спорт. Сау-сәламәт, көчле һәм физик яктан нык булып үсүгә нәкъ менә спортның йогынтысы әйтеп бетергесез зур. Физкультура белән шөгыльләнү файдалы булса, ә менә күңелле физкультура саләмәтлек өчен аеруча...

Әле шушы көннәрдә генә Корноухово авылы "Теремок" балалар бакчасында авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Күңелле уеннар" дип исемләнгән спорт бәйрәме үткәрелде. Әлеге чара "Спортивный Татарстан" республикакүләм акция кысаларында оештырылды. Берничә өлештән торган бәйрәмне китапханәче Татьяна Угарова алып барды. Бәйрәмгә балалары белән көч сынашырга диеп әниләр дә чакырылган иде. Чарада дүрт гаилә көч сынашты. Иң элек кереш өлешендә балалар рәсемнәргә карап, кыскача гына спорт төрләре турында сөйләделәр, үзләренең яраткан шөгыльләре белән уртаклаштылар. Чараның "Витаминнар" дигән өлешендә табышмакларга җаваплар эзләделәр, үзләренең яраткан спорт күнегүләрен ясап күрсәттеләр. Бәйрәмнең иң күңелле һәм мавыктыргыч өлеше командаларның үзара көч сынашуыннан гыйбарәт иде. Әниләр дә, балалар да югалып калмадылар: төгәл итеп мишеньга туплар ыргыттылар, баш очына әйбер куеп, билгеле бер араны үттеләр, билгеләнгән вакыт эчендә тиз генә борчак, ак һәм кызыл фасольларны аердылар, көнгерә, куян булып сикерделәр, үрмәкүч булып шуышып күрсәттеләр. Чарада тәрбиячеләр дә актив катнашты. Бәйрәмдә дуслык җиңеп чыкты.

Бу чарадан һәркем канәгать калып, күтәренке кәеф белән кайтып киткәндер, мөгаен. Миңа калса, әлеге бәйрәм балалаларның күңелен күтәреп кенә калмагандыр, ә командалар арасында югалып калмаска, үз - үзеңне күрсәтергә дә ярдәм иткәндер.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев