"Сәйлән" үзенә балалар җыйды (+фотолар)
Мәгариф

"Сәйлән" үзенә балалар җыйды (+фотолар)

Җәмгыятьнең саулыгын картларга һәм балаларга мөнәсәбәттән чыгып чамаларга була инде.

Бу яктан караганда, республикабызда балаларга игътибар җитми дип әйтергә кемнең теле әйләнер икән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм региональ хакимият балаларны, яшьләрне сәламәтләндерү, ялларын оештыру өчен тиешле шартлар тудыруга зур игътибар бирәләр. Утыз уникаль Президент программаларының берсе нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән. Илдә барган кризиска карамастан, барлык программаларны финанслау туктатылмады.
Исемнәре җисемнәренә туры килә дими ни дисең. Берсеннән-берсе матур сәйлән бөртекләредәй малайлар-кызлар җемелдәшеп залга сибелделәр. Олы Елга урта мәктәбе сыендырган "Сәйлән" җәйге сәламәтләндерү лагерын ачу тантанасы әнә шулай башланып китте. 2004 елда оештырылган лагерь бу мәктәп базасында унынчы мәртәбә җәелдерелә икән. Лагерь җитәкчесе Гөлнур Миңнегалиева әйтмешли, үзенә күрә кечкенә генә юбилей. "Сәйлән" бүгенге көндә районыбыз балаларының иң яраткан ял урыны дисәк тә һич арттыру булмас шәт. Узган ел биредә 60 бала ял иткән булса, быел 70 не сыендырганнар. Районның төрле авылларыннан җыелганнар алар.
-Ата-аналарның соравын искә алып арттырдык балалар санын. Йөзгә дә җиткерер идек тә мөмкинлекләр чикле шул,-ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков. Ул балаларны лагерь ачылу белән тәбрикләде. Күңелле, файдалы итеп ял итүләрен, яңа дуслар табуларын теләде. Лагерьда балалар өчен тиешле шартлар тудыруда зур өлеш кертүчеләрне телгә алырга да онытмады.
Лагерь ачылу тантанасына әти-әниләр, әби-бабайлар да килгән иде. Күптәнге танышым Шамил аганың оныгы да биредә икән. "Узган ел да шушы лагерьда ял иткән иде, быел да ачылганын дүрт күз белән көтеп алды. Оештыручыларга, мондагы тәрбиячеләргә, поварларга рәхмәт инде",-диде ветеран зур канәгатьлек белән.
Тулырак язманы газетабыздан укырсыз.
Илгиз Җамалиев.
Автор фотолары.


республикабыз балаларга тиешле шартлар тудыра

Нет комментариев