Надежда Набиуллина ата-анасының педагогик династиясен дәвам итә
Мәгариф

Надежда Набиуллина ата-анасының педагогик династиясен дәвам итә

Сентябрь аеның яңгырлы киче иде. Безнең ишек төбендә зур чемодан күтәргән бер кыз басып тора. РОНО боерыгын тотып мәктәп директоры өенә килгән ул.

Аны монда рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләгәннәр. Үзе әйтүе буенча ул Питрәч районы Нырсы авылыннан. Ә Күгәрчендә аның танышлары юк. Надежда Николаевна белән беренче танышуым шулай булды. Ул вакытлардан соң күпме айлар, еллар үткән. Ә Надеждага Күгәрчен мәктәбе яраткан эш урыны, авыл - туган йортына әверелде. Яшь кыз хезмәттәшләре белән уртак телне тиз тапты. Аралашучан, ачык йөзле, биюче кыз һәркемнең күңеленә хуш килде. Һинд, чегән биюләрен авыл клубында алкышлап кабул иттеләр.
Эшнең беренче көннәреннән үк кызыксынучан, төгәллеге белән мине җәлеп итте ул. Аның дәрес планнарын башкаларга да үрнәк итеп күрсәтә идем. Киңәйтелгән план-конспектында дәреснең һәр моменты язылган. Ул дәрес өчен тарату материаллары, таблица, газета-журналлардан алынган язмалар күпләп әзерли иде. Педагогик осталыгын үстерү өстендә һәрдаим эшләде. Хәзерге вакытта ул ата-аналар, хезмәттәшләре, район укытучылары өчен ачык дәресләр күрсәтә. Аның укучылары олимпиада, конкурсларда актив катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.
Укучылары өчен ул таләпчән, өлкән иптәш. Балалар остазын ярты сүздән аңлыйлар, аның барлык таләпләрен дә төгәл үтәргә тырышалар. Надежда Николаевнаның "любимчиклары" юк, ул барлык балаларга да игътибарлы, бөтенесен дә бертигез күрә, диләр аның турында. Күңелле, зарланмаучы, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәүче укытучыны балалар бик яраталар, хөрмәт итәләр. Ул укучыларның һәр гамәлендә яхшылыкны, уңай сыйфатларны күреп алып аларны дәртләндерә, кызыксындыра белә. Укытучы хезмәте-йөрәк, нервлар хезмәте, үз-үзеңне кулда тота белү, үзең белән дөрес идарә итә белү - укытучы өчен иң кирәкле сыйфатларның берсе. Озак еллар эшләү дәверендә аңа барысы да җиңел бирелде.
Үзеңнең сәләтеңне ачу - бәхетеңне табу, тормыш юлын дөрес сайлау ул. Надежда Николаевна иң әүвәл хезмәт юлын аныклады һәм биредә үзенең мәхәббәтен тапты. Һөнәре буенча инженер булып эшләүче Данил Набиуллин белән тормыш корып җибәрделәр. Данил белән бергә яшәү дәверендә шатлыклар, кайгылар, югалтулар, табышлар һәм бәхетле гаилә кичләре булып узды. Нинди генә хәлләр булмасын, ул һәрчак яхшы килен, яратучы, тугры хатын, акыллы, игътибарлы ана, кайгыртучан әби булып калды. Ходай кешегә күпме күтәрә ала, шуның кадәр сынаулар бирә, диләр. Көчле кеше тормышында сынаулар да күбрәк була. Надежда Николаевнаның ихтыяр көче бик зур, тормыш сынауларына бирешә, сыгыла торган түгел. Ул хезмәттәшләренә, дусларына, туганнарына, күршеләренә яхшы, игътибарлы. Һәрчак ярдәмгә килергә тора.
Балаларга белем һәм тәрбия бирүдәге тырыш, намуслы хезмәте, район күләмендә үткәрелгән "Ел укытучысы", "Сыйныф җитәкчесе-2016" конкурсларында актив катнашуы, укытучылар спартакиадасында (армреслинг буенча 1, 2 урыннар) уңышлы чыгыш ясаганы өчен Надежда Николаевна район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләренә ия булды. Узган ел мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф Министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Авылга китап тулы олы чемодан күтәреп килгән кыз белән танышкан көннән соң 28 ел вакыт узып киткән. 4 май көнне аңа 50 яшь тулды. Ул ата-анасының педагогик династиясен дәвам итте. Тормыш иптәше белән өч кыз тәрбияләп үстерделәр, онык үстерешәләр. Йорт җиткерделәр, хуҗалыклары зур.
Бу ягымлы ханымның көче, энтузиазмы җитәрлек, планнары зурдан. Исеме дә җисеменә туры килә. Аңа сәламәтлек, уңышлар телисе килә.
Алевтина Шәмсивәлиева.
Күгәрчен гомуми белем бирү мәктәбе.

Нет комментариев