Элек, без бәләкәй вакытта "джунгли чакыра" бәйгесен телевизордан гына карап белә идек. Соңгы вакытта ул тапшыруны күрсәтми башладылар. Ул бик күңелле була торган иде. Һәм узган атнада безнең мәктәптә дә "Уңыш бәйрәменә" багышланган "Дҗунгли чакыра" бәйгесе уздырырга булдылар.
Моның өчен һә сыйныфтан да 2 шәр укучы алдык, аларны ике командага бүлдек.Командаларның исемнәре "Адреналин" һәм"Форсаж ". Шуны да әйтеп китәсе килә.Шушы ике команда ел дәвамында мәктәбебездә үткәрелгән ярышларда көч сынаша. Һәм уку елы азагында нәтиҗәләр чыгарыла. Бу традиция мәктәбебездә берничә ел инде эшләп килә.
Ярышны башларга дигән старт бирелде. Шуннан соң китте алкышлар, командаларга көч биреп торулар.Безгә түбәндәге ярышлар ошады: карбыз ашау, яшелчәләрне күз бәйләп тану,пальма агачына җиләк җимешләр ясау, елан фомасында чабу һәм күңелле стартлар. Укучыларның сәләтен, тырышлыгын жюри бәяләп торды. Һәр сыйныф та концерт номерлары әзерләгән иде. Аларның чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәп торды. Ике команда арасында уеннар киеренке барса да, нәтиҗәдә дуслык җиңде. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Котлы Бүкәш мәктәбенең "Лидерлык нигезләре" түгәрәге укучылары
Нет комментариев