Республика көне уңаеннан Яңа Арыш авылы китапханәсендә викторина үткәрдек.. Әлеге бәйрәм чарасына мәктәп укучылары катнашты. Викторина ике командада- кече һәм урта яшьтәге укучылар арасында узды.
Бәйге ике турдан торды. Берсе-этнографик, икечесе туган якны өйрәнү дип аталды. Укучылар республика территорясендә яшәүче җәнлекләр, кошлар турында белделәр, елга-күлләр буенча белемнәрен ныгыттылар, милли бәйрәмнәребезне искә төшерделәр. Татарстан республикасының дәүләт символлары - гимн, герб, флаг турында да әңгәмә кордык. Казанның истәлекле урыннары буенча сораулар бирелде. Төгәл җаваплар да алынды. Соңыннан бәйгенең җиңүчеләрен дә билгеләдек. Алтынчы сыйныф укучысы Зөһрә Мусина һәм өченче сыйныф укучысы Язгөлем Гатиятуллиналар беренчелекне алды.
Рәзилә Мөхәммәтрахимова.
Яңа Арыш авылы.

.jpg)




Нет комментариев