Бүген "Бәләкәч" балалар бакчасы икенче кечкенә группада чыршы бәйрәме булды. Бу группага 24 бала - 17 малай, 7 кыз йөри. Аларның икенче чыршы бәйрәмнәре бу.
Кызлар күз явын алырлык матур күлмәкләрдән, малайлар әкият геройлары киемнәреннән киенгән. Кыш бабай килүен бик көткән алар. Кечкенә генә булсалар да әкият күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, кызлары матур итеп биеделәр. "Хәзерге заман балалары бик актив. Алар белән бәйрәмнәргә әзерләнүе бик күңелле. Барысын катнаштырырга тырыштык. Шигырьләр өйрәттек, рольләр бирдек",-диде тәрбиячеләре Фәридә Газизова.
"Бәйрәм бик күңелле узды. Балаларның барысы да молоцы. Араларында бик оста шигырь сөйләүчеләре дә бар",-диде Риназның әнисе Фәния Хәбибуллина. "Улыбыз Чыршы бәйрәмен бик көтте. Көн дә күлмәк-чалбарларын киеп карады, бүген әзрәк каушап калды, шулай да шигырен бик оста сөйли алды",- диде Камилнең әнисе Алсу Хәбибуллина.
Нет комментариев