“Бәләкәч” балалар бакчасында бәйрәм
Мәгариф

“Бәләкәч” балалар бакчасында бәйрәм

Шушы көннәрдә "Бәләкәч" балалар бакчасында Белем бәйрәмен үткәрделәр.

Җәйге яллардан соң бу көнне балалар көтеп алалар. Иртәдән үк бакчага килүчеләрне күңелле музыка каршы алды. Әзерлек төркеменә йөрүче балалар чәчәкләр һәм шарлар белән килгәннәр иде. Бәйрәм тантанасы музыка залында барды. Тантананы бакча җитәкчесе Гөлназ Нәбиуллина ачып җибәрде. Ул балаларны һәм коллективны бәйрәм белән котлады. Кунакка әкият геройлары Незнайка һәм Шапокляк та килгән иде. Алар нәниләр белән уйнадылар, җырладылар.

Балалар өчен бу көнне "Сәламәтлек көне" исемле музыкаль физкультура уенын да оештырдык. Күңелле ярыш формасында үтте бу чара. Сабыйлар бик теләп катнаштылар. Танып белү күнегүләреннән тыш ритмикалы биюләр дә башкарды алар. Барысы да бик канәгать калдылар.

Гөлфинә Таҗиева, "

"Бәләкәч" балалар бакчасы методисты.


Нет комментариев