Бик борынгы заманда, ле мин булмаган, син булмаган заманнарда да түгел, нәкъ менә хәзерге безең заманда яши икән , ди,бар икән, ди, Бәхтияр атлы бер малай.Ул бик тә санакта уеннар уйнарга ярата икән. Мәктәптән кайта да,дәресләрен дә хәзерләмичә уйнарга утыра, ди. Моңа әти-әнисе кайгыра,чөнки ул укуда да артта кала башлый.
Озак уйлашканнан соң, әтисе белән әнисе Бәхтиярга песи баласы алып кайталар. Аңа Йомгак дип исем дә кушалар.Әлбәттә,Бәхтияр моңа бик шатлана,сөенә. Күп вакытын Йомгак белән үткәрә. Әти-әнисе дә малайның санакта утырмыйча,үзенә яңа шөгыль табуына шатланалар. Әмма бу бик озакка бармый. Берничә көннән Бәхтияр янәдән вакытын санак алдында үткәрә башлый. Йомгакка да игътибар итми, сөт тә эчертми,аның белән уйнамый да башлый. Песи малае Йомгак Бәхтияргә үпкәләп, өйдән чыгып китә. Аның уе икенче бер игелекле,изгелекле малай эзләү була.
Берзаман Бәхтияр Йомгакның күренмәвен сизеп ала. Эзли-эзли песине, әмма ул беркайда да булмый. Моңа малай бик борчыла.Ары чаба, бире йөгерә, Йомгакны эзләргә чыга. Инде югалттым бугай дип борчылып кайтып барганда, песинең зәгыйфь тавышын ишетә. Ул тавыш гүя ярдәм сорап кычкыра.Чыннан да Бәхтияр тавыш килгән якка барса, ни күзе белән күрсен,песиен урам этләре чолгап алганнар, ырлап куркытып торалар. Шуннан Бәхтияр таяк белән этләрне куркытып Йомгакны коткара.Яраткан песиен күтәреп алып иркәли, назлый.
Бәхтияр өчен бу икеләтә сөенеч була, бер яктан песиен тапса, икенче яктан зур батырлык эшли. Малай белән песи, сөенә-сөенә, өйләренә кайталар. Шушы көннән соң Бәхтияр нык үзгәрә, дәресләр әзерләргә дә, песиенә дә вакыт таба.Санакта да вакытлыча гына уйнап, дуслары белән кызыклы төрле түгәрәкләргә йөри,кызыклы китаплар укый.Әти-әнисе сөенеп туя алмыйлар, ди.
Менә шулай, дусларым, һәр нәрсәнең үз вакыты дигәндәй, вакытны бушка уздырмыйча бүлә белергә кирәк.
Ә сез вакытыгызны ничек уздырасыз?
Бәхтияр шикелле гел санакта уеннар уйнамыйсыздыр, мөгаен.
Ильмир Фатыйхов,
Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы.
Фото
Нет комментариев