Балык Бистәсендә  мәдәни көндәлекләр тапшыруы башланды
Мәгариф

Балык Бистәсендә мәдәни көндәлекләр тапшыруы башланды

«Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында 21 октябрь -Мәктәп китапханәчеләр көнендә, районыбыз мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында Бердәм мәдәни дәрес үткәрелде.

Дәрес башлангыч сыйныфта укучы 900 балага танатаналы шартларда мәдәни көндәлекләр тапшырудан башланды. Районыбызның, республикабызның сәнгате, мәдәнияте турында җанлы әңгәмәләр, викторина, китапханә һәм культура хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган очрашулар укучыларның күңелендә онытылмаслык җылы тәэсирләр калдырды.

"Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында "Иң яхшы мәдәни көндәлек", "Иң культуралы әти-әни" билгеләнәчәк.

Бәйгенең беренче этабы 2015 елның 1 сентябреннән 17 декабренә кадәр үтә, икенче этабы 2016 елның 1 гыйнварыннан 15 маена кадәр бара. Җиңүчеләрне башта үз мәктәбендә билгеләячәкләр, ә аннан соң- район һәм шәһәр күләмендә.

Беренче этапта җиңүчеләр Татарстан Республикасы Президенты чыршы бәйрәменә чакыру алачак.

Икенче этап бәйге нәтиҗәләренә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамлана. Катнашу өчен www.культурныйдневник.рф сайтында теркәлергә мөмкин.

Проектның республикабыз Президенты химаясендә тормышка ашырылуы балалар һәм ата-аналар өчен дә мәртәбәле булуы турында сөйли.

Фотода: Трой-Урай төп белем бирү мәктәбенендә үткән бәйрәмнән күренешләр.

Рафига Ихсанова.

Автор фотосы.


мәдәни

Нет комментариев