Балык Бистәсендә күпме бала укырга бара?
Мәгариф

Балык Бистәсендә күпме бала укырга бара?

Быелгы уку елында районыбызда 24 мәктәп эшлиячәк һәм аларда барысы 2282 укучы белем алачак.

Инде хәбәр иткәнебезчә, бу уку елында авыл җирләрендә 12 урта, 12 тулы булмаган урта, ягъни тугыз еллык мәктәпләр эшлиячәк. Моңарчы урта мәктәп статусында яшәгән Күки белән Ямаш мәктәпләре 1 сентябрьдән башлап тугыз еллык булып калалар. Быел 1 нче сыйныфка 216 бала укырга керәчәк.

Фотосы: sergievsk.ru


Нет комментариев