Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсендә ата–аналар да имтихан бирде

Балык Бистәсенең 2 нче мәктәбендә ата-аналар Бөтенроссия акциясенә кушылып рус теленннән бердәм дәүләт имтиханнары тапшырдылар.

Белемнәрен сынап карарга,ә иң мөһиме балаларын нәрсә көткәнне үз күзләре белән күрергә 14 ата-ана килгән иде. Парта артында төрле һөнәр ияләре утырдылар.

Аларга район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков фатиха бирде.

Барысыда чын имтихандагыча оештырылган. Әти-әниләр металл эзләгеч рамка аша да уздылар, теркәлделәр, тиешле бланкларны тутырдылар. Аннары 30 минут дәвамында контроль материаллардагы сорауларга жавап яздылар.

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев