Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балык Бистәсе Югары Тегермәнлек авылында Эльвира Низамова туган нигезнең учагын сүндермичә яши

Август ае… Жылы, ягымлы жәләрнең сонгысы, ә көзнең иң матур уңышлы ае. Шушы айның бер көнендэ нәкь 55 ел элек Түбән Тегермәнлек авылында Равил һәм Әлфия куанычлары, сөенечләре булып кызлары Эльвира дөньяга килә.

Эльвира апаны куркәм юбилее белән котлаганчы, аңа изге теләкләремне теләгәнче аз гына аның турында язып үтәсем килә. Мин язучы да, шагыйрә дә түгелмен, шулай да әлеге язмамда сезне дә сөйкемле, уңган, тырыш, бик сабыр, күркәм холыклы, дус-туганнарына гына түгел чит кешеләргә битараф булмаган, чын күңелдән, һәрвакыт ярдәм итәргә торучы бу ханым белән таныштырасым килә.

Эльвира апа белән яшь аермабыз шактый булуга карамастан без аның белән бик дус, сөйләшеп, аралашып яшибез. Без якыннан 2004 елның март аеннан таныштык, гәрчә аңа кадәр мин аны авылыбыз шифаханәсендә шәфкать туташы булуын эшләвен белсәм дә. Авылыбыз шифаханәсе кыскартылу сәбәпле Эльвира апа Низамова Югары Тегермәнлек авылында ачылган "Акчарлак" приютына балаларны кабул итү мөдире булып эшкә килде. Менә шушы көннән без аның белән иңне-иңгә куеп 10 ел буе бергәләп эшләдек. Эштә төрле төрле ситуацияләр булып торды, әмма дә ләкин без бик бердәм, тату, ярдәмләшеп, аңлашып бер авыз сүзгә килмичә матур итеп эшләдек.

55 ел вакыт узып та киткән: азда түгел, күп тә түгел. Шушы вакыт эчендә купме тормыш борылмалары, никадәр шатлыклар, күпме сөенечләр, шулар арасында йөрәкләрне телгәләгән ачы хәсрәтләрдә булган. Әмма Эльвира апа бик сабыр да, акыллы да, нык та кеше ул. Әти-әниләре бик иртә гүр ияләре булсалар да биш бер туганга яхшы тәрбия биргәннәр диясем килә. Барысы да һәм уңганнар, авыр чактада, шатлыклар булгандада алар гел бергә. Алар турында тырыш, уңган диюем юкка түгел, чөнки алар куп итеп мал асрыйлар, 40-50 каз үрдәк үстерәләр, куп итеп умарта тоталар, үз көчләре белән көн күрәләр. Өйләрендә һәрвакыт чисталык, матурлык, кыш көне берсеннән-берсе матур гөлләр, ә җәй көннәрендә төрле-төрле, хуш исле чәчәкләр бизи. Эльвира апа бүгенге көндә улы Айнур белән әти-әнисе нигезендә барлык йорт җирләрен тагын да матурлап гомер кичерәләр. Туган нигезнең учагын сүндермичә яши Эльвира апа, аларның барысы өчен ул матур апа, алма апа, сеңел дә шул ук вакытта әти-әни дә. һәр кеше бу дөньяда балалар дип яши, алар өчен бар тырышлыкларын куялар. Эльвира апаның да бүгенге көндә иң зур шатлыгы куанычы, горурлыгы булган улы Айнур турында әйтмичә китә алмыйм. Айнур бүгенге көндә районыбыз шифаханәсендә врач-терапевт булып эшли. Врач һөнәренә мәхәббәт, ярату аңа әнисеннән һәм апасы Эльмирадан күчкән. Айнурны авырулар да бик якын итәләр, яраталар, алга табада үз һөнәрнә тугры булып калуын телим.

Рузалия Гайнуллина.

Фото subscribe.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев