Балык Бистәсе укучылары белемнәрен сыйныф сәгатьләрендә арттыралар
Мәгариф

Балык Бистәсе укучылары белемнәрен сыйныф сәгатьләрендә арттыралар

Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләрен үткәрү укучыларның белем дәрәҗәсен тагын да арттырырга ярдәм итә, дип саный мөгаллимнәр.

Шушы көннәрдә Котлы Бөкәш мәктәбенең 7 "Б" сыйныф укучылары белән үткәрелгән «Минем профсоюз» темасына багышланган сыйныф сәгатендә дә профсоюз эшчәнлеге, эшче-хезмәткәрләр мәнфәгатен яклауда профсоюзның роле хакында киң сөйләшү узган. Укучылар җәмгыятьтә барган һәр яңалыктан хәбәрдар булырга тиеш, ди сыйныф җитәкчесе Дильшат Вафина.

Фотосы: kursschastlivojzhizni.ru


Нет комментариев