Монда бар нәрсә дә нурдан, кояштан тора кебек. Киштәләргә тезелгән һәр иҗат җимешеннән күзгә күренмәс җылылык, яктылык бөркелә. Нәрсәдә икән хикмәте дип гаҗәпләнүдән Фәния ханымга карыйм. Ә ул серле генә елмая: бу-балалар күңеленнән, алар хыялыннан туган матурлык,-ди. Янәшәсеннән күпме генә үтеп йөрсәм дә, үзәктәге балалар сәнгать мәктәбенә соңгы вакытларда керә...
Монда бар нәрсә дә нурдан, кояштан тора кебек. Киштәләргә тезелгән һәр иҗат җимешеннән күзгә күренмәс җылылык, яктылык бөркелә. Нәрсәдә икән хикмәте дип гаҗәпләнүдән Фәния ханымга карыйм. Ә ул серле генә елмая: бу-балалар күңеленнән, алар хыялыннан туган матурлык,-ди.
Янәшәсеннән күпме генә үтеп йөрсәм дә, үзәктәге балалар сәнгать мәктәбенә соңгы вакытларда керә алганым юк иде. Бу юлы очраклы гына Фәния Якупова белән очраштым. "Безнең сөенечле хәбәребез бар бит әле,-диде ул йөзендәге елмаюын яшерә алмыйча. -Казанда узган "Этномериада" халыкара конкурс-фестивалендә катнашкан кызыбыз Анастасия Ляпахина "Декоратив-гамәли сәнгать" номинациясендә беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде".
Түзмәдем, икенче көнне үк, иҗатлары белән якыннан танышыйм дип сәнгать мәктәбенә килдем.
Мин кергәндә дәрес бара иде. Мольбертка текәлгән, хыялларындагы рәсемне ак кәгазьгә төшерү белән мавыккан кызлар кергәнемне сизмәделәр дә. Берәүләр кулында карандаш, пумала биесә, икенчеләре уйланып кына күңелендәген барлый.
-Бездә менә шулай инде, иҗади тормыш кайный,-дип каршылады мине укытучылары Фәния Якупова. - Төштән соң мәктәптә дәресләр тәмамланса, бездә әле башлана гына. Кичке сәгать 7 ләргә кадәр дәвам итә укуыбыз.
Мин, ни өчендер, монда рәсем ясарга гына өйрәнәләрдер дип уйлый идем. Баксаң, 6 фәннән: сынлы сәнгать, рәсем, декоратив-гамәли композиция, дизайн, скульптура, станокта башкарылган композиция буенча дәресләр бирелә икән. Балалар бик теләп йөриләр. Әнә, Балык Бистәсе гимназиясенең 9 сыйныфында укучы Рәзилә Кәримуллина бер туктаткан шөгыленә яңабаштан керешкән. Гаҗәеп талантлы, үз дигәненә ирешүчән кыз, дип мактый аны укытучысы.
Рәзилә рәсем ясарга яратуын үзе дә яшерми.
- Башлангыч сыйныфта укыганда бирегә йөри башлаган идем, аннан мәктәптәге фәннәрдән өлгерә алмам дип тукталып калдым. Кабаттан килдем. Инде берничә ел Фәния Хөрмәтуловнада дәресләр алам, - ди ул.
Укытучысыннан киңәш сорап килгән сөйкемле малай Балык Бистәсенең 2 нче мәктәбендә укучы Рушан Әминов икән.
-Мин беренче тапкыр сәнгать мәктәбенә абыем Дамир Әминов белән килдем. Ул инде укуын тәмамлады. Миңа рәсем ясау бик ошый, шуңа да дәресләрне калдырмаска тырышам, - ди Рушан.
Укучылар әнә шулай берсе артыннан икенчесен дә ияртеп киләләр. Һәркайсы күңелен биреп йөри. Фәния ханым үзе дә хезмәтенә чын йөрәктән гашыйк җан. Сәләтле балалар тәрбияләүгә, аларда талант чаткысы күрсә, шуны ачуга, үстерүгә багышлаган ул гомерен. "Мин үземне башка тармак хезмәткәре итеп күз алдыма китерә алмыйм", -ди ул. Остакулларның хезмәт җимешләреннән күп төрле күргәзмәләр оештырыла, конкурсларда призлы урыннар да яулыйлар. Бүгенге көндә рәсем сәнгатенә 60 ка якын укучы йөри. Башка елларда үзе генә белем бирсә, хәзер элекке укучысы Лилия Заһидуллина белән бергә эшлиләр икән. Ул да Казан мәдәният-сәнгать университетын тәмамлаган.
Әнә шулай үз эзеннән юл салган укучылары байтак Фәния Якупованың. "Казан мәдәният-сәнгать университеты белән тыгыз элемтәдә эшлибез. 15 укучым югары уку йортының дизайн, декоратив-гамәли сәнгать, керамика факультетларын тәмамлап, диплом алып чыктылар",-ди ул горурланып.
Замана баласын телевизор, компьютер, интернеттан аерып сәнгатькә тарту үзе зур тырышлык, осталык сорый. Дивардагы кояшлы дөньядан балкыган рәсемнәр, киштәдә тезелгән сынлы сәнгать әсәрләрен шул тырышлыкның бер өлеше, нигезе дияр идем мин.
Фәрвәз Каюмова.
Нет комментариев