Балык Бистәсе районы “Бәләкәч” балалар бакчасында  “Көзге бал” бәйрәме
Мәгариф

Балык Бистәсе районы “Бәләкәч” балалар бакчасында “Көзге бал” бәйрәме

Әйе, көзнең дә үз яме бар: яшелчәләр өлгерә, җиләк-җимеш пешә, уңышлар җыела.

Көзнең яме - муллык белән, ди халык. Эшләр беткәч һәркемгә муллык китерүче зур бәйрәм уздырыла. Шушы көннәрдә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында да уңыш бәйрәме үткәрәләр. Без "Бәләкәч" балалар бакчасында кунакта булдык. "Смешарики" өлкән һәм "Медвежата" мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә "Көзге бал" бәйрәме узды.

Зал көзге темада бизәлгән, урманны хәтерләтә. Бер почмакта көзге темага кул эшләреннән әзерләнгән ике төркемнең дә күргәзмәсе куелган. Монда ниләр генә юк. Кабак малай, миләш җимешләре һәм яфрагыннан картина, бәрәңгедән дуңгыз балалары, төрле-төрле яфраклардан композиция урын алган. "Әлеге күргәзмәне ата-аналар ярдәме белән оештырдык. Бер үтенечне дә кире какмый булышырга гына торалар алар. Иң активларын бүген бәйрәмдә котлап рәхмәт хатлары тапшырачакбыз",-диде "Смешарики" төркеменең тәрбиячесе Лидия Сираҗева.

Ата-аналар түземсезлек белән бәйрәм башланганны көтәләр. Залга балаларның җырлап-биеп керүләрен кул чабып каршы алдылар. Хәрберсе дә бәйрәмчә киенгән, янәшәдә әниләренең булуы аларга тагын да көч бирде. Уеннарда бик теләп катнаштылар. Шигырьләрен ике телдә дә бик оста башкардылар. Кунакка килгән "Көйсез көн"не дә җыр-биюләре, тапкырлыклары белән җайга салдылар. "Компот һәм кайнатма өчен алма җыям" бәйгесендә балалар белән бергә ата-аналар да актив катнашты. Минемчә, бәйрәм уңышлы үтте. Алда әле "Медвежата" төркеменең дә бәйрәме узачак.

Балалар бакчасы методисты Гөлфинә Таҗиева әйтүе буенча, балалар бәйрәмгә берәр ай алдан әзерләнә башлыйлар икән. Шигырьләр ятлыйлар, биюләр, җырлар өйрәнәләр алар. "Бу төркемдә мин әле күптән түгел генә эшлим. Балалар белән уртак телне тиз таптык. Тырыш, үткен, тату алар, араларынд, әлбәттә, оялчаннары да бар. Бәйрәмгә әзерләнгәндә әллә ни авырлыклар тумады,-ди "Смешарики" төркеменең тәрбиячесе Лидия Сираҗева.


Нет комментариев