Балык Бистәсе район культура йортында укытучыларны бүләкләү тантанасы узды
Мәгариф

Балык Бистәсе район культура йортында укытучыларны бүләкләү тантанасы узды

Шушы көннәрдә иң изге, иң кирәкле һөнәр ияләре -мөгәллимнәрнең бәйрәмнәре булып узды.

Бу көнне аларны бергә җыеп хөрмәтләү, бүләкләү юкка гына түгел. Укытучы булып туарга кирәк, ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу - күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән.

Балык Бистәсе мәдәният йортында узган бәйрәмдә күпме котлау, җылы, рәхмәт сүзләре ишетте әлеге һөнәр ияләре. Еллар дәвамында тырыш хезмәте нәтиҗәсендә уңышлар яулаган, күп көч куйган мөгәллимнәрне дә хөрмәтләделәр бу көнне. Аларны сәхнәгә чакырып Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы Мактау грамоталары, "Мәгарифтә казанышлары өчен" күкрәк билгесе, Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты, район башлыгы, район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Юбиляр һәм ветеран укытучылар да игътибарсыз калмадылар. Иң ягымлы һәм матур сүзләр җиткереп чәчәк бәйләмнәре һәм грамоталар тапшырдылар аларга. Мәктәп яны тәҗрибә участокларында тырышып эшләүче, район һәм республика ярминкәләрендә актив катнашучы мәктәпләрне дә билгеләп үттеләр. Аларга урыннар бирелде, бүләкләр тапшырылды. "Ягулык сезонына иң яхшы әзерләнгән мәктәп" номинациясендә җиңүчеләрне дә бүләкләделәр.

Бәйрәмгә Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова, район башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимов, районның баш табибы Мансур Китаев, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Рәсимә Гарифуллина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков килгән иде. Алар укытучыларны бүләкләү тантанасында катнаштылар һәм мөгәллимнәргә, тәрбиячеләргә үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм күңелле концерт программасы белән дәвам итте. Һәр җырчыны, биючене алкышларга күмеп утырдылар.

Бәйрәмнән соң укытучылар һәм тәрбиячеләр үзләренең шатлыклары белән уртаклаштылар. "Сайлаган һөнәремне бик яратам. Балалар белән чын күңел биреп эшлим. Алар белән үзең дә яшәрәсең, күп нәрсәләргә өйрәнәсең. Унике ел эшләү дәверендә хезмәтемә мәхәббәтем арта гына барды. Бүгенге көн минем өчен бигрәк тә шатлыклы булды. Хезмәтемне бәяләп район башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Мондый бәйрәмнәр бик кирәк дип саныйм",-диде Шомбыт мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлия Хәсәнова. Биектау аылының "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Кәдрия Хөснуллина да район башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде, аның да әйтер сүзе булды. "Утыз ел дәвамында эшемне бик яратып башкардым. Үз һөнәрем белән горурланам. Балаларны яраткан кеше генә гомерен аларга багышлый ала. Хезмәтеңне күрә белеп бәяләсәләр күңел тагын да үсеп китә, эшләү дәрте арта",-диде ул. Ямаш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Мостафина район гәҗитенең күптәнге дусты, үзенең һәм укучыларының язмалары белән күпләргә таныш. Бүген аның өчен дә истә калырлык вакыйга булды. Ул Россия Федерациясе Фән һәм Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. "Күңелем бик шат бүген. Хезмәтеңне күрә белүләре куанычлы хәл ул. Гомерем буе балаларны яратып, эшемне намус белән башкардым. Бүгенге концертта чыгыш ясаучы балаларга сокланып утырдым әле. Ничек талантлы алар. Нинди матур җырлар һәм биюләр башкаралар. Балаларның тырыш булуына сөенәм мин. Киләчәгебез бик өметле безнең",-диде ул.

Гөлназ Зарипова.


Нет комментариев