"Мишутка" балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркемендә "Көзге бал" узды. Бәйрәм "Көз телестудиясендә" дип аталды.
Бәйрәмгә ата-аналар, әбиләр, дәү әниләр дә килгән иде. Балаларның залга керүен түземсезлек белән көтеп торды алар. Бәйрәм барышын кемдер фотога, кемдер видеотасмага төшерде. Чөнки бу төркемнең бакчада соңгы елы. Аннан мәктәпкә китәргә тиешләр. "Төркемгә 33 бала йөри. Шаяннар, тырышлар үзләре. Күп булсалар да алар белән эшләве күңелле. Һәр бәйрәмдә катнашырга әзерләр. Шигырьләрне мин өйрәним әле дип сорап алалар", - ди тәрбиячеләре Гүзәлия Сафина.
Көз турында шигырьләр, күмәк биюләр белән башланып китте бәйрәм. Аннан заманча әзерләнгән шалкан әкиятен сәхнәләштерделәр балалар. Шалкан бик зур үскән, ә аны тартып чыгарырга ярдәм кирәк. Бабай күпме генә ярдәмгә чакырса да, булышырга кеше булмады. Әбинең сериалы башланды, кызның планшетта уйныйсы бар, эт, мәче, тычканның да эше барлыкка килгән. Соңыннан барысы да бер җайга килеп бабайга ярдәмгә килделәр. Шаян әкият барысының да күңеленә хуш килде. Балаларның зонтик белән, парлашып биюләре кунакларга бик ошады. Көз турындагы татар һәм рус телендәге җырларны да бик оста башкардылар. Яфрак җыю уенында да бик теләп катнашты алар. "Бәйрәм бик ошады миңа. Балалар елдан-ел остаралар. Мәктәпкә әзерлекләре шуннан күренә инде. Анда киткәч тә сынатмаслар дип уйлыйм", - диде Әмирәнең әнисе Эльвира Закирова. "Чынлап та бәйрәмне күңелле оештырганнар. Балалар тырыш, тату һәм үткеннәр. Бердәм булулары, күмәк биюләре, җырлар аша күренеп тора",-диде Камилнең әнисе Ләйсән Мотыйгуллина.
Гөлназ Зарипова.
Нет комментариев