Светлана Алексеевна Баранованы мин балачактан ук беләм. Алар әнием белән бер балалар бакчасында эшләделәр. Ул елларда Барановлар гаилә дусларыбыз булдылар, еш кына безгә кунакка да киләләр иде. Сеңлемнең һәм кызымның тәрбиячесе буларак та бик якын ул миңа. Район үзәгендә бу игелекле, намуслы, ә иң мөһиме балаларны чын күңеленнән яратучы тәрбиячене...
Светлана Алексеевна Баранованы мин балачактан ук беләм. Алар әнием белән бер балалар бакчасында эшләделәр. Ул елларда Барановлар гаилә дусларыбыз булдылар, еш кына безгә кунакка да киләләр иде. Сеңлемнең һәм кызымның тәрбиячесе буларак та бик якын ул миңа.

Район үзәгендә бу игелекле, намуслы, ә иң мөһиме балаларны чын күңеленнән яратучы тәрбиячене белмәгән кеше юктыр, мөгаен. 35 ел башкара инде ул бу игелекле хезмәтне. 1982 елда Светлана Алексеевна "Сельхозтехника" ның "Теремок" балалар бакчасына эшкә килә. 1998 елда эшен "Березка" балалар бакчасында дәвам итә.
Ире Геннадий Петрович белән алар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Өч уллары һәм кызлары әти-әниләренең куанычы, терәге, булып торалар. Кайгыртучан, акыллы, балаларны яратучы гаиләдә үсүләре белән бәхетле инде алар. Геннадий Петрович үзе дә педагог. 30 ел Балык Бистәсе гимназиясендә физкультура укытучысы булып эшли. Шулай булгач улларының да әти-әниләре юлыннан китүләре гаҗәп түгел. Өчесе дә югары уку йортлары тәмамлап педагоглар булып эшлиләр. Кызлары Ангелина исә кечкенәдән балалар табибы булырга хыяллана. Балык Бистәсе гимназиясен ике алтын медаль белән тәмамлый. Хыялын тормышка ашыру өчен беренче адымын ясаган да инде. Санкт-Петербургтагы академик Павлов исемендәге дәүләт медицина университетына укырга кергән. Бу аның гына түгел, ә бәлки ата-анасының, укытучыларының уртак казанышы. Светлана Алексеевна һәм Ангелина гимназия укытучыларына, имтиханнарга әзерләнүдә булышкан репетиторларга рәхмәтлеләр. "Бу аларның зур уңышы, горурлыклары",-ди Светлана Алексеевна. "Мин Питерда укуым белән бик бәхетле. Син бәхетле булганга икеләтә бәхетле",- дигән хәбәр җибәргән Ангелина әнисенә. Бу юлларга әнисенә булган чиксез мәхәббәтен сыйдырган ул.
2012 елда бу зур,тату гаилә мәртәбәле дәүләт бүләгенә- "Ата-ана даны"орденына лаек булды.
Светлана Алексеевна гаиләдә үз балалары өчен кайгыртучан ана булса, балалар бакчасында бик күп нәниләр өчен икенче әни. Балалар да, ата-аналар да аның игелеклелеген тоялар һәм югары бәялиләр.
Педагог һөнәре беренче чиратта тырышлык таләп итә. Шул ук вакытта бу иң игелекле һөнәрләрнең берсе. Әгәр син эшеңә чын күңелеңне биреп, балаларга шатлык бүләк итсәң, ул сиңа балаларның мәхәббәте, ата-аналарның хөрмәте булып кайтыр.
- Безнең хезмәткә иң зур бәяне ата-аналар бирә,- ди Светлана Алексеевна. Ә ата-аналар чиксез рәхмәтле аңа. Минем кызым да Светлана Баранова һәм Александра Гаврилова группасында тәрбияләнде.Ул аларны шул кадәр яратты. Мөмкин булса ял көннәрендә дә бакчага барыр иде. Мәктәптә укый башлагач та яраткан тәрбиячеләре яныныа барып йөрде ул.
Менә инде дүртенче чыгарылыш сабыйларны Александра Гаврилова белән бергәләп мәктәпкә озатканнар. Ике педагог та балаларга ныклы белем бирергә омтылалар, игелекле булырга, мөстәкыйльлеккә өйрәтәләр. Кыскасы, балага мәктәптә һәм киләчәк тормышта уңышлы булу өчен барлык сыйфатларны бирергә тырышалар.
Ата-аналар да, хезмәттәшләре дә аның турында бары тик мактау сүзләре генә әйттеләр.
-Ул бик игелекле, һәр балага кирәкле сүзләрен таба белә. Аңа һәрберебез өчен иң кадерле булган балаларны һич икеләнмичә ышанып тапшырыга мөмкин,- ди хезмәттәше, дусты Александра Гаврилова.
Лилия Решетилованың өч баласын да Светлана Баранова тәрбияләгән. "Светлана Алексеевна бик акыллы, кешелекле ханым. Ул минем балаларымның икенче әниләре кебек булды. Балаларымны мәктәпкә нәкъ менә ул әзерләгәнгә мин бик шат.
Ә башлангыч сыйныф укучыларының фикере ничек соң? Людмила Абрамова ул чыгарган укучыларны укыткан.
- Светлана Баранова балаларны мәктәпкә бик яхшы әзерли. Алар ныклы белем, әзерлек белән киләләр. Укытучыларга алар белән эшләү җиңел,-ди ул.
Барлык тәрбиячеләрнең дә аның кебек булуларын телисе килә. Балаларыбызның нинди булып үсүе, киләчәгебез аларның хезмәтенә дә бәйле бит.
Гөлназ Нуриева.
Нет комментариев