Җыр поэзиясе серләрен ачучы шагыйрь
Мәдәният

Җыр поэзиясе серләрен ачучы шагыйрь

Күренекле татар шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Мансур Шиһаповка 75 яшь.

Мансур Әхмәт улы Шиһапов 1940 елның 1 маенда Татарстанның Балык Бистәсе районы Яншык авылында туа. Олы Солтан авылы урта мәктәбен тәмамлагач, 1957-1961 елларда Казанда В.Качалов исемендәге зур драма театры каршында оештырылган театр студиясендә укый. Бер үк вакытта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры куйган спектакльләрдә күмәк рольләрдә уйный.1961 елдан Татар дәүләт күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) артисты буларак, күп кенә спектакльләрдә төп рольләрне башкарып яшь танылу ала.
Мәктәптә уку елларында ук шигырьләр яза башлап, аларның аерым үрнәкләре Балык Бистәсенең "Октябрь юлы" газетасында басылып чыга. Узган гасырның җитмешенче елларыннан башлап берничә сәхнә әсәре дә иҗат итә. Г.Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" хыялый романы нигезендә эшләгән "Абага чәчәге" инсценировкасы 1977 елда "Безнең яшьлек ничек башланды" исеме белән Казан дәүләт Курчак театрында куелды.1982 елда Г.Ахуновның "Хәзинә" романы җирлегендә язылган "Кошның да үз оясы була" инсценировкалары Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә уйнала.
Шулай да М.Шиһаповның төп иҗат хәзинәсен лирик шигырьләр, җырлар тәшкил итә. Шигырьләренә үзешчән һәм профессиональ композиторлар тарафыннан күп кенә популяр көйләр языла ("Туй күлмәге", "Әйләнеп кайтыгыз", "Яшьлегем эзләре", "Туган җирсез яшәү юк сыман", "Кыр казларын бергә каршылыйк" , "Җиңү көне җиңел бирелмәде", "Сагынам Балык Бистәсен", "Бәхилләшмим-саубуллашам" һ.б. ).
Үзеннән үзе "Мансур Шиһапов җырларын ничек яратып җырлыйлар соң?", дигән сорау туа. Моңа гади генә итеп: "Мансур Шиһапов-җыр поэзиясенең серләрен ачкан шагыйрь",-дип җавап биреп булыр иде. Мисалга "Туй күлмәге" җырын алыйк. Гариф Ахуновның "Хәзинә" романы буенча куелган спектакль өчен язган ул аны Мансур Шиһапов. Җыр бик тиз халыклашып китте. Ник? Хикмәт шундадыр: ул җырда кеше язмышы бар. "Яшьлегемә кире кайтыр идем, кабатланмас булса ялгышлар" дигән бик зур чын фәлсәфә ята анда. Ә талантлы музыкант, җырчы һәм композитор Мәсгут Имашевның моңлы вә сагышлы көе җырның сүзләренә ифрат та тәңгәл килеп, аңа көчле канатлар куя. Әлеге роман буенча Свердловск киностудиясе халык бүген дә яратып карый торган кинофильм төшерде."Яшьлегем эзләре" дигән җырны (музыкасын талантлы башкорт композиторы Рим Хәсәнов язган) халык шулай ук үз итте.Сүзләре дә бик хикмәтле бит: биредә "җил белән серләшкән каеннар", "ак шәлен ябынган шомыртлар" бар. Әнә шул конкрет шигъри детальләр шагыйрьне "Яшьлек эзләренә, сагынулы авыл кичләренә" алып киләләр. Ә безнең кайсыбыз авыл кичләрен сагынмый да, яшьлек эзләрен моңсуланып искә төшерми икән?
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Рамазан Кәбиров,
Татарстанның атказанган укытучысы.
Фото: http://tatfil.ru/images/portret/.jpg

шагыйрь

Нет комментариев