Ял көннәрендә балыкбистәлеләр “Балыкчылар көне”н бәйрәм иттеләр (фотолар)
Мәдәният

Ял көннәрендә балыкбистәлеләр “Балыкчылар көне”н бәйрәм иттеләр (фотолар)

Балык тоту - табигатьтә ял итү ул

Бу көнне профессиональ балыкчыларны гына түгел, балык тотырга яратучыларны да хөрмәтләделәр. Әлеге бәйрәм елдан-ел күңеллерәк үткәрелә бара.
Балык тоту бәйгесендә катнашырга теләүчеләр яр буена җыелдылар. Алар арасында балалар, яшүсмерләр, өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Бу спорт төрендә бәхет кемгә ничек елмая бит! Илья Решетилов янәшәсенә халык күпләп җыелды. "Кайсы яклардан сез",-дип сорадым аннан. "Бу җирлектән мин",-диде ул. Әлеге яшүсмер егет кармак энәләренә оста гына суалчаннарны эләктерә дә, судан табан балыгын берсе артыннан берсен чыгарып кына тора. Махсус азыктан җимнәр дә әзерләгән үзе. Балык тоту осталыгы күренеп тора. Өч яшьтән әлеге шөгыль белән кызыксына икән. Балык тотарга әтисе өйрәткән.
-Узган төнне күршеләргә кереп фонарь астында 256 суалчан казып алдык. Ә безнең фанатыбыз махсус җим әзерләде,-дип сөйләде Ильяның туганы Константин. Башка катнашучылар янына таба атладым. Балык Бистәсеннән Ранил Әхмәтханов һәм Бәткедән Вадим Талалаев кечкенә балыклар тотканнар. Күңелсезләнеп балык тотар өчен башка урын эзләп китте алар.
-Балык тоту сезнең өчен нәрсә ул,-дип сорадым Анатолий Власовтан. "Рәхәт, ләззәт, табигатьтә ял итү",-дип җавап бирде ул. Табан балыгын эләктергәч, күзләр ндә елмаю пәйдә булды аның.
Юрий Горелкин бу ярышларда бишенче ел катнаша икән. Ярыш тәмамланыр алдыннан гына өч көмешсыман табан балыгын кармакка эләктерде ул.
Хезмәтегез
өчен рәхмәт
Бәйрәмнең төп өлеше район башлыгы Илһам Валеевның котлау сүзләре белән башланды.
-Җаваплылыгы чикләнгән оешма җитәкчесе Юрий Караганов балыкчылар династиясен дәвам итә. Аның эшчеләре вакытында эш хакын алалар. Бу иң мөһиме. Балык Бистәсен балыктан башка күз алдына да китереп булмый. Алга таба да шулай булсын. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, уңыш һәм иминлек телим,- диде район башлыгы сәламләү сүзендә. Татьяна Караганова ("Круг" оешмасы бухгалтеры), Олеся Караганова (бухгалтерия), балыкчылар төркеме җитәкчеләре - Илья Серебряков, Владимир Гагаркин, шулай ук бәйрәмне алып баручы Рамил Имамов район башлыгының Почет грамоталары белән бүләкләнделәр.
Балыкбистәлеләрне бәйрәм белән котларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы председателенең урынбасары Александр Гусев та килгән иде.
- "Балыкчылар көне" - рәсәйкүләм бәйрәм. Татарстанда елгалар күп сулы. "Круг" республикада балык тоту буенча иң яхшы һәм үрнәк оешмаларның берсе. Бу гаиләгә зур рәхмәт. Профессиональ балыкчылар ел әйләнәсендә нинди һава торышы булуына карамастан балык тоталар,табыннарыбызны баеталар. Ир-атның һәр икенчесе балык тотарга яратучы. Алар өчен ул хобби, күтәренке рух. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Бу районга ничә тапкыр килсәм дә, гел үзгәрешләр, яңалыклар булып торуын күрәм. Уңышларның башында торган район башлыгы Илһам Валеевка рәхмәт җиткерәм,-диде ул. Районның баш балыкчысы Юрий Караганов та килгәннәргә, чарада катнашучыларга сәламәтлек теләде һәм шигырь юлларын укыды.
Озак та көттермичә ярышның җиңүчеләрен дә билгеләделәр. Хөкемдарлар Радис Имамов белән Илнур Ибрагимов беренче урынга Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе укучысы Илья Решетиловны лаек дип таптылар. Ул 4 килограмм 720 грамм балык тоткан. Юрий Горелкин быел да призерлар рәтендә. Юрий Александрович өч номинациядә җиңү яулады. Арада иң эре 550 граммлы балыкны эләктереп икенче урынга чыкты. Шулай ук ул катнашучылар арасында яшь буенча иң өлкәне иде. Анатолий Власов өченче призер итеп билгеләнде. Елизавета Филиппова быел бердән-бер хатын-кыз катнашучы иде.Ул да призсыз калмады. Егор Грушев 130 грамм балык тотып иң яшь катнашучы исемен алды. Тамашачы күңелен яулаучы призын Илья Решетиловкам бирделәр. Алар барысы да дипломнар белән бүләкләнделәр.
Бу вакытта яр буена Нептун үзенең су кызлары белән килеп җитте. Барысы да алараны каршы алырга ашыкты һәм сәхнәгә кадәр озаттылар. Бер чыгыш икенчесен алыштырды. Трой Урайдан Сергей Шелков, "Калинушка" хоры, Балык Бистәсеннән Вера Емельянова, Архангельсктан сәнгать гимнастика бәйгеләре җиңүчесе Анюта, һәм башка үзешчән сәнгать осталары чыгышы халык күңеленә хуш килде.
Сәхнәдән читтәрәк дүрт казанда уха пешерү остасы Сергей Бибаков аш әзерли. Көймәдә ярышлар өчен дә теркәлү башланды. Катнашучыларга шартлар билгеләделәр. Көймәгә ике кеше утырырга, билгеле бер ераклыкка кадәр берсе, аннан икенчесе көймәне ишеп барырга тиеш. Кем финишка беренче килә, шул җиңүче. Җиде команда арасында иң яхшы нәтиҗәләр Масловка авылыннан Сергей Егоров һәм Михаил Балыковлар җыйды. Алар билгеләнгән араны 2 минут 22 секундта узды. Икенче һәм өченче урыннарны Алексей Бухарин (Балык Бистәсе) һәм Алмаз Сәлимҗанов (Казан), Илдар Сәлахов һәм Фәнис Сибгатуллиннар бүлеште. Гөлфия Гарипова бердән-бер катнашучы хатын-кыз иде, Ринат Мөхәммәтҗанов белән яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.
Суда аткан салют та кичке тамашаның иң дулкынландырган мизгеле булды. Балыкбистәлеләр төн уртасына кадәр күңел ачтылар. Күтәренке күңел белән өйләренә таралыштылар.
Таңсылу Минһаҗева.
Автор фотолары.

Нет комментариев