Кешегә гомер игелекләр эшләү, үзеңнән тәрбияле буын калдыру өчен бирелә. «Ир-ат үз гомерендә йорт салырга, малай үстерергә, агач утыртырга тиеш», - дип әйтә халкыбыз. Җырчы Илназ Минвәлиев белән Динара ханым да өч егет үстерәләр. Кечкенәдән аларны батыр, кыю, игелекле, эшчән итеп тәрбияләү өчен бар көчләрен куялар.
Уртанчылары Салават кечкенәдән спортның тхэквондо төре белән шөгыльләнеп үсә. Россия, Татарстан буенча уздырылган бәйгеләрдә катнашып, "Җиңелмәс бөек дәүләт", "Алтын очкын" дип аталган ярышларда Татарстан данын яклап җиңүләр яулый. Ул төзелеш техникумында белем ала. "Кара билбау"исеменә лаек булу, бу спорт төрендә югары баскыч. Салават бүгенге көндә сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Әти-әнисен, әби-бабасын, туганнарын хөрмәт итеп, алдагы көнгә зур хыяллар белән яши ул.
Автор: Альбина Закирова .
Язманың тулырак вариантын газетаның алдагы саннарыннан укый аласыз.
Нет комментариев