Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тәберде Чаллысы мәдәният йортында әниләр һәм бәбиләр ял иттеләр

Әле яңа гына ачылган Тәберде Чаллысы мәдәният йорты үзенең эшен авыл халкы өчен яңалык булган алымнар белән гөрләп эшли башлады!

Мәдәният йортында "Оста куллар" түгәрәгенә йөрергә күпләр теләк белдерсәләр дә, балаларны калдырып чыгып китеп булмавы көн кебек ачык. Шулай да, клуб мөдире Равил Сахапов балалар өчен түгәрәк көннәрендә мултьфильм күрсәтеп әниләрне һәм балаларны ял иттерү ысулын тапкан.

Балалар ул көнне "Йорт хайваннарының серле тормышы " дигән мультфильмны зур экраннан күзләрен алмыйча бик кызыксынып карадылар! Әниләр исә, бер - берсенең бәйләү серләре белән уртаклаштылар. Түгәрәкнең житәкчесе Фирания Ибатуллина безгә алга таба бәйләү алымнарының төрле фасоннарын өйрәнергә һәм түгәрәк эшен тагы да жанландырып жибәрү турында сөйләп утте. Кыскасы, без үзебез дә, балаларыбыз да рәхәтләнеп ял иттек!

Барлык әниләр исеменнән Зөлфия Ахмадуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев