- Без 2017 елда фестиваль белән хезмәттәшлекне дәвам итүебезгә шатбыз. Татарстанның төп балалар фестивале чын мәгънәсендә республиканың мәдәни брендына әйләнде. Илебез өчен ул уникаль яшьләр проекты булып исәпләнә һәм тулысынча ЮНЕСКОның максатларына һәм бурычларына туры килә, - диде ул. Григорий Орджоникидзе әйтүенчә, ЮНЕСКО комиссиясе әгъзалары суперфиналда һәм гала-концертта катнашачак.
Быелгы фестивалнең зона турлары 1 марттан 30ына кадәр үтәчәк. Фестивальнең суперфиналы 10-14 апрельдә, беренче гала-концерт 15ендә «УНИКС», икенчесе 22 апрельдә «Пирамида» да узачак.
Чыганак: http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/19926-%E2%80%9Csozvezdie-%E2%80%93-yoldyizlyik%E2%80%9Dnyi-yunesko-%D2%AFz-kanatyi-astyina-aldyi.html
Нет комментариев