Бүген районыбызның ике Тегермәнлегенә иҗади десант килеп төште. Аны "Шәһри Казан" газетасы оештырды. Оештырды дигәннән, алар авыл матурлыгына, аның йөзенә багышланган фотоконкурс шарты буенча айлар буена газетаның сайтында барган бәйге нәтиҗәләре буенча җиңгән авылда бәйрәм оештырырга вәгьдә кылганнар иде. Сүзләрендә тордылар: бүген алар танылган сәхнә йолдызлары белән Түбән Тегермәнлек авылы...
Шыгрым тулы залдагы тамашачыга җырчылар Артур Шөгаепов, Артур- Марат дуэты, Чулпан Юсупова, Айдар Рәхимов, Айгөл Рәхимова, Илназ Гарипов, газетаның хезмәткәрләре Эльвира Мозаффарова, Алисә Сабирова матур җырлары, биюләре, тылсымнары белән күчтәнәч өләштеләр. Газетаның мөхәррире Гөлнара Сабирова үзе дә килгән иде. Аның җитәкчелегендәге журналистлар төркеме әлеге кичәгә чаклы ике авылны аркылыга- буйга урап ,авыллар турында язмалар тупладылар. Алар тиздән газета битләрендә махсус сәхифә буларак урын алачаклар.
Тегермәнлеклеләр дә югалып кала торганнардан түгелләр, сәхнәгә дә күтәрелделәр, залда да җырлаучыларга кушылып биеделәр, авыл тормышыннан кызыклы хатирәләрне дә искә төшереп алдылар.Барыннан да элек, бу бәйрәмнең сәбәпчеләре ,шушы авыл кызлары, конкурс учагына ялкын өреп торучылар- Миләүшә Сөләйманова белән Гүзәл Хәбибуллинага олы рәхмәт сүзләребезне ирештерәсе иде. Алар башлангычында авылыбызга шундый дәрәҗәле бәйрәм килде. Ә ике авыл халкы да күмәклеген, татулыгын бердәм раслый алуы белән горурланырга хаклы. " Без булдырабыз" шигаренә лаеклы җавап булды бу!
Искәрмә: " Шәһри Казан" газетасы оештырган фотоконкурста Тегерәнлек авыллары беренче урынга чыгып җиңүчеләр булдылар. Түбән Тегермәнлек авылында узган бәйрәмнән фотоларны иртәгә шушы сайттан карый аласыз
Вазыйх Фатыйхов.
Нет комментариев