Гомер тәгәрмәче тагын бер әйләнеш ясады: ачы җилләре, кыр казларының үзәк өзгеч хушлашу авазлары белән тагын көз килде.
Усал көзге җил, сары яфракларны, әле кайчан гына зифа буйлы кыз сыман басып торган агачлардан йолкып алып, тротуарга, инде саргаерга да өлгергән үләннәргә, Җир-Анабызга түши. Җиргә яфрак яңгыры ява... Кайбер яфраклар, әнисеннән аерыла алмаган бала кебек, җилгә буйсынырга теләмичә, ботакларга ябышып калмакчы. Ә икенчеләре: "Киреләнү файдасыз", - дигән сыман, дуамал җилнең юнәлеше буйлап, ерак-еракка омтыла. Алар: "Коткарыгыз безне!" -дигән сыман, иңнәргә килеп сарыла, баш очыннан сыйпап, янә аяк астына түшәлә. Үзләре шундый матурлар! Һәрберсенең үзенә генә хас формасы, матурлыгы, төсе бар! Мондый гүзәллекне бары тик табигать кенә тудыра аладыр.
Табигать!.. Нинди илаһи, сихри көчкә ия син! Бу көзге матурлыктан күзне дә алырлык түгел бит. Адәм балалары да олы бер мәхәббәтең җимешләре. Алар иң камил затлар булып дөньяга яшәр өчен киләләр. Әмма каян килеп керә икән соң безнең тормышыбызга кайгы-хәсрәтләр, сугыш авазлары, авырулар, көздәй сары сагышлар? Хәер, кем күргән дә, кем билгеләгән соң әле ул сагышның төсләрен? Бәлки, сагыш утларында янып, яфракларның сары төсе кеше йөзендә чагылганга сагышны сары диләрдер? Ә бәлки, көзләр сыман күңелсез, җан өшеткеч булгангадыр?
...Кешеләр каядыр ашыгалар. Алар артыннан яфраклар кыштырдавы гына ишетелеп кала. Әйтерсең, алар шулай кыштырдап, кешеләргә үпкә белдерә. Яфраклар, үпкәләмәгез кешеләргә! Кайчандыр алар да ишелеп килгән кайгы -хәсрәтне татыганнардыр, бәлки, иң кадерле кешеләре аларның саф илаһи хисләрен шулай таптап киткәннәрдер. Шуңа шулайдыр алар.
...Ә яфрак яңгыры ява да ява. Әйтерсең, ул адәм балаларын үз матурлыгы белән әсир итеп, күңелдә йөрткән күңелсез уйлардан, авыр хәсрәтләрдән, сары сагышлардан, бүгенге тормышыбызның мәрхәмәтсезлегеннән арындырырга, тормыш мәшәкатьләрен беразга гына булса да оныттырырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтергә тели.
Гүзәл Хабибуллина.
Нет комментариев