Бүген "Пирамида"да "Татар җыры-2017" узды. Җырчыларга "Алтын барс" премияләрен тапшырдылар. "Матбугат.ру" хәбәрчесе дә бәйрәмне тамаша кылды. Һәм иң кызыклы дип тапкан 10 яңалыкны тәкъдим итә.
1. Азалия быел берьюлы ике «Алтын барс» алды.
2. Концертка Рөстәм Миңнеханов килде. Инстаграмына фотолар төшерде.
3. Салават Фәтхетдинов тарихта беренче тапкыр "Татар җыры"нда катнашмады. 16-18 декабрьдә ул Мәскәүдә концерт куя.
4. Элеккеге елдагыча һәр җиңүчегә барсны аерым кеше бирмәде. Кайберләренә спонсорлар, кайберләренә бары тик модель кызлар гына тапшырды.
5. Фирдүс Тямаев, Элвин Грей, Гүзәл Уразова икешәр җыр башкарды.
6. Матбугат конференциясендә сөйләгән 400 мең сумлык күлмәкне кем киюе ачыкланмады.
7. Хәния Фәрхигә югалткан иң беренче барсын яңадан эшләп бирделәр.
8. Айдар Галимов үзенең җиңүен Сафия исемле оныгына багышлады.
9. Разил Вәлиев "Татар җыры"на атап шигырь язган. Аны сәхнәдән укыды.
Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=17382
Нет комментариев