Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Салават ни өчен "Татар җыры"нда катнашмавын әйтте

Узган шимбәдә, ягъни, 17 декабрь көнне Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында узган унҗиденче "Татар җыры" халыкара фестивалендә быел Салават Фәтхетдинов катнашмады. Моның сәбәбен җырчы фестивальнең үзе өчен инде кызыгы бетүе белән аңлатты.

Җырчы бу фестиваль оештырылганнан бирле - 2000 елдан катнашты. Аңа ел саен "Алтын барс" сыны (2010 елда - ике сын) тапшырылды. Салават Фәтхетдинов, гадәттә, концертны йомгаклап җыр башкара иде.

Быел тамаша Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей дуэты белән тәмамланды. Ел саен диярлек "Татар җыры"на нокта куя торган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдиновның "Татар җыры"нда чыгыш ясамавын оештыручылар җырчының Мәскәүдәге концертлары белән бәйләп аңлатты.

"Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә җырчы башка сәбәпне атады.

"Бу минем өчен инде кызык түгел, ел саен бер үк нәрсә, бер үк җырчылар. Яшьләр үссен", - диде ул.

17 декабрь көнне Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында XVII "Татар җыры" халыкара фестивалендә 20 дән артык җырчыга "Алтын барс" сыны тапшырылды. Быелгы чарада барлыгы 17 номинация иде.

1999 елда уздырыла башлаган фестиваль ел саен декабрь аенда, елга йомгак ясау буларак үткәрелә.

Лилия ЛОКМАНОВА
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев